Үсемлекләрне орлыктан үстерү буенча инструкция
Беръелгы үсемлекләр
Күпъеллык үсемлекләр
Яшел суган
Укроп, фенхель, тмин, анис
Паприка, помидорлар һәм баклажан орлыгын чәчү
Фасоль, борчак, соя, арахис һ.б.
Агачлар һәм куаклар
Беръелгы үсемлекләр
Беръелгы үсемлекләрне алдан үстерү өчен җиңел туфрак кулланыгыз (җир һәм торф катнашы 1:0–3). Туңа торган төрләрне алдан җылы җирдә үстерегез (фатир, оранжерея, пленка белән капланган парник) һәм аларны 15 майдан соң чыгарып утыртыгыз.
Савытны туфрак белән тутырыгыз, өстән 2 см урын калырга тиеш. Орлык кабын ачып орлыкларны бертигез тыгызлыкта таратып куегыз. Вак орлыкларне (мәк орлыгы кадәр) туфрак белән гел капламасагыз, яхшырак булыр. Эре орлыкларны исә юка туфрак капламы (0,5 – 1 см) белән күмегез.
Утыркач, савытларны пыяла белән каплагыз (бу гадәттә вак, җир белән капланмаган орлыкларга кагыла). Пыяланы һәр көнне 5–10 минутка ачып куегыз. Беренче тамырчыклар тишелеп чыккач, яшь үсемлекләрне юка туфрак капламы (1–2 мм) белән күмегез. Моннан соң пыяла кую инде кирәк түгел. Яшь үсемлекләргә кирәкле кадәр якты булырга тиеш.
Орыкларны бик тыгыз утырткан булсагыз, яшь үсемлекләрнең 2 яфрагы чыккач аларны берәмләп савытларга утыртырга ярый.
Вак орлыкларны (киндер) күмәргә кирәкми, бары тик утыртудан соң җирне тырма белән тырмап куярга кирәк. Көнбагыш белән кукурузны бер тишеккә 5–10 см тирәнлеккә 2–3 орлык утыртыгыз. Күп кенә бер елгы үсемлекләрне турыдан ачык җиргә утыртып була, әмма алдан үстерелгән үсемлекләр 1–2 ай алдан чәчәк атар.
Утырту урыны A – оранжерея, парник, фатир тәрәзәсе, температура: 20–25 oC Б – ачык җирга Саннар айларны аңлата, – (тире) орлыкның күчерелмәгәнен аңлата (орлыкларның урыннары үзгәрми).
| Латинча исем | Словакча исем | Утырту урыны | Утырты вакыты | Утырту |
| Ageratum mexicanum | Agerát mexický | A | 1.-3. | 5. |
| Agrostemma githago | Kúkoľ poľný | B | 9.-10. / 4. | – |
| Amaranthus | Láskavec | B | 4. | – |
| Antirrhinum majus | Papuľka väčšia | B | 4. | – |
| Bidens ferulifolia | Dvojzub metlinatý | A | 2.-3. | 5. |
| Callistephus chinensis | Astrovka čínska | A / B | 3. / 4. | 4.-5. |
| Capsicum sp. | Paprika | A | 3. | 5. |
| Carthamus tinctorius | Požlť farbiarska | B | 4. | – |
| Centaurea imperialis | Nevädza cisárska | B | 4. | – |
| Crupina vulgaris | Krupina obyčajná | B | 3.-4. | – |
| Convonvulus triocolor | Pupenec trojfarebný | B | 4. | – |
| Cucurbis sp. | Tekvica | A / B | 4. | 5. / netreba |
| Cuphea lanceolata | Kufea širokolistá | A | 3.-4. | 5. |
| Dipsacus laciniatus | Štetka laločnatá | B | 9.-11. / 2.-3. | – |
| Dorotheanthus bellidiformis | Poludňovka sedmokrásková | A | 3.-4. | 5. |
| Eragrostis abyssinica | Milota habešská | A | 3.-4. | 5. |
| Eschscholtzia californica | Slncovka kalifornská | A / B | 3. / 4. | – |
| Felicia heterophylla | A / B | 3. / 4. | 5. | |
| Gazania rigens | Gazánia ohnivá | A | 3.-4. | 5. |
| Chrysanthemum coronarium | Chrysamtémovka vencovitá | B | 4. | – |
| Ipomea purpurea | Povojník purpurový | B | 4. | – |
| Lavatera trimestris | Slezovec trojmesačný | B | 4. | – |
| Linum | Ľan | B | 4. | – |
| Lopezia racemosa | Lopézia strapcovitá | A | 3. | 5. |
| Mirabilis jalapa | Nocovka jalapská | A / B | 3. / 4. | 5. |
| Nicandra physalodes | Nikandra machovkovitá | A | 4. | 5. |
| Nicotiana rustica | Tabak dedinský | A | 3.-4. | 5. |
| Nicotiana tabacum | Tabak fajčiarsky | A | (2.-)3.-4. | 5. |
| Nigella damascena | Černuška damascénska | B | 4. | – |
| Nigella orientalis | Černuška východná | B | 4. | – |
| Papaver rhoeas | Mak vlčí | A | 9.-11. / 3.-4. | – |
| Papaver somniferum | Mak siaty | B | 4. | – |
| Phalaris canariensis | Lesklica kanárska | B | 4. | – |
| Portulaca grandiflora | Portulaka veľkokvetá | A | 3.-4. | 5. |
| Riccinus communis | Ricín obyčajný | A / B | 3.-4. / 4. | 5. |
| Salvia splendens | Šalvia ohnivá | A | 2.-4. | 5. |
| Solanum pseudocapsicum | Ľulok paprikový | A | 3. | 5. |
| Tagestes | Aksamietnica | A / B | 4. | 5. |
| Tithonia rotundifolia | Titónia okrúhlolistá | A / B | 3.-4. / 4. | 5. |
| Ursinia anethoides | Urzínia kôprolistá | A / B | 4. | 5. |
| Zea mays | Kukurica siata | B | 4. | 5. |
| Zinnia elegans | Cínia pôvabná | A / B | 4. | 5. |
| jednoročné okrasné trávy: Aegilops, Bromus, Hordeum, Lagurus ovatus | jednoročné okrasné trávy: mnohoštet, stoklas, jačmeň, zajačí chostík | A / B | 4. | 5. / netreba |
Күпъеллык үсемлекләр
Күпъеллык үсемлекләр нәкъ беръеллыклар сыман утыртыла. Барлык күпъеллыкларны сез алдан урамда үстерә аласыз (башта агач күләгәсендә, аннары ачык кояшлы җирдә).
| Латинча | Словакча | Утырту вакыты | Вегетатив үрчетү |
| Achilea | Rebríček | 4. | delením |
| Ajuga | Zbehovec | – | delením |
| Alisma | Žabník | 4.-5. | delením |
| Alyssum | Tarica | 4. | delením |
| Anemone | Veternica | 3.-4. | delením |
| Anthemis tinctoria | Ruman farbiarsky | 4. | |
| Aquilegia | Orlíček | 3.-5. | delením |
| Aristolochia | Vlkovec | 4.-5.* | delením |
| Aruncus vulgaris | Udatník lesný | – | delením |
| Asarum europaeum | Kopytník európsky | – | delením |
| Atropa bella-dona | Ľuľkovec zlomocný | 4.-5. | |
| Batrachium | Močiarka | – | delením |
| Calendula officinalis | Nechtík lekársky | 3.-5. | |
| Callitriche | Hviezdoš | – | delením |
| Campanula sp. | Zvonček | 3.-4. | delením |
| Carex | Ostrica | 3.-4.* | delením |
| Carlina | Krasovlas | 3.-4. | |
| Convalaria | Konvalinka | – | delením |
| Corydalis | Chochlačka | – | delením |
| Dianthus | Klinček | 6.-8. | delením |
| Digitalis | Náprstník | 6.-8. | delením |
| Echinacea purpurea | Echinacea purpurová | 3.-5. | delením |
| Echium | Hadinec | 9.-10., 3.-4. | |
| Eleocharis | Bahnička | – | delením |
| Euphorbia | Prýštec | – | delením |
| Filago arvensis | Bielolist obyčajný | 3.-4. | |
| Gaillardia ariasta | Kokarda ohnivá | 4. | delením |
| Geranium | Pakost | 4.-5. | delením |
| Hacquetia | Hviezdnatec | – | delením |
| Helianthus decapetalus | Slnečnica | – | delením |
| Hemerocallis | Ľaliovka | 4.* | delením |
| Hepatica | Pečeňovník | – | delením |
| Hieracium | Jastrabník | 3.-4.* | delením |
| Hosta x undulata | Funkia | – | delením |
| Hypericum | Ľubovník | 4.* | delením |
| Chamomilla recutita | Rumanček pravý | 9.-11., 3.-4. | |
| Inula | Oman | – | delením |
| Iris pseudoacorus | Kosatec žltý | 3.-4.* | delením |
| Iris – ostatné druhy | Kosatec – ostatné druhy | 3.-4.** | delením |
| Isopyrum | Veterník | 3.-4. | delením |
| Jovibarba | Skalnica | – | delením ružíc |
| Juncus | Sitina | 3.-4.* | delením |
| Lamiaceae – Acinos, Calamintha, Lamium, Teucryum, Thymus | hluchavkovité – dušovka, marulka, hluchavka, hrdobarka, materina dúška | 3.-4.* | delením |
| Lemna, Wolfia | Žaburinka, Wolfia | – | delením |
| Leucanthemum | Margarétka | 3.-5. | delením |
| Linum – vytrvalé druhy | Ľan – vytrvalé druhy | 3.-5. | delením |
| Lupinus polyphyllus | Lupína mnoholistá | 3.-5. | delením |
| Luzula | Chlpaňa | 3.-4.* | delením |
| Lychnis | Kukučka | 3.-5. | delením |
| Lysimachia | Čerkáč | – | delením |
| mäsožravé rastliny | mäsožravé rastliny | 4.-7. *** | delením; in-vitro *** |
| paprade | paprade | celoročne *** | delením; in-vitro *** |
| Phlox | Flox | – | delením |
| Plantago | Skorocel | 4.* | delením |
| Primula | Prvosienka | 3.-4. | delením |
| Pyrethrum parthenium | Rimbaba obyčajná | 4.-5.(-6.) | delením |
| Ranunculus | Iskerník | 3. | delením |
| Rudbeckia hirta | Rudbekia srsnatá | 3.-4. | delením |
| Salvia – vytrvalé druhy | Šalvia – vytrvalé druhy | 3.-4. | delením |
| Saxifraga | Lomikameň | 3.-4.* | delením |
| Scutelaria | Šišak | 3.-4. | delením |
| Sedum | Rozchodník | – | delením, koreňové, stonkové a listové odrezky |
| Sempervivum | Rozchodnica | – | delením ružíc |
| Silene | Silenka | 3.-5. | delením |
| Sisyrinchium | Mečovka | 4. | delením |
| Tragopogon | Kozia brada | 3.-4. | |
| Trifolium | Ďatelina | 4. | |
| Trollius altissimus | Žltohlav najvyšší | 3.-4. | delením |
| Typha | Pálka | – | delením |
| Vicia | Vika | 4.-5. | |
| Viola | Fialka | 4.-5. | delením |
| vytrvalé trávy | vytrvalé trávy | 3.-5. | delením |
- Яшелчәләр
Яшел суган
Орлыкларны тирән булмаган (0,5 смга кадәр) түтәлгә апрель-майда яки августта чәчегез. Түтәлне дымлы һәм чүпсез тотыгыз (гомүмән бу тишелеп чыкканда мөһим). Аннары суган таләпчән түгел. Ул куе төркемнәр белән үсә, аларны 2–3 елда бүлеп аерым утыртырга кирәк. Кыш җиткәнчә суганны казып алып (якынча 10 см туфрак белән) чыгарырга була, аннары аны бераз корытып, йорт янында берничә катка (бер берсе өстенә) салып төшкән яфраклар белән каплап куярга була. Кыш көне (салкын вакытта – декабрьдән февральгә кадәр) суганчаларны атна саен чыгарып 2–3 көнгә 10˚С җылыга кертеп торыгыз. Аннары аларны берәр савытка утыртып тәрәзә төбенә (эчке яктан) куегыз. Якынча бер атнадан яшел суган тишелеп чыга башлый һәм бер ай эчендә сез С витаминына бай яшь суган ашый аласыз.
Укроп, фенхель, тмин, анис
Орлыкларны апрельдә я аерым булып, я икенче үсемлек булып (мәсәлән, кишер арасына) утыртыгыз. Калган карау бары тик чүп утауда һәм вакыт-вакыт су сибүдә тора. Кыяр сезонында кыярны тозлаганда укропны да куллана аласыз. Вегетация вакытында тмин яфракларын ашка, салатка, һәм ит янына гарнир буларак кулланып була. Фенхель, тмин һәм анис орлыкларыннан бик файдалы чәй ясап була. Бу чәй газлардан һәм башка ашказан авыруларыннан ярдәм итә. Көз көне фенхель, тмин һәм петрушка тамырларын яшелчә ашына салып була.
Паприка, помидорлар һәм баклажан орлыгын чәчү
Мартның икенче яртысында 2–3 орлыкны балчык туфраклы савытка (6–8см диаметрда, 8 см яки күбрәк биеклектә) утыртып куегыз. Савытларны якты, әмма бик җылы булмаган урынга (бүлмә җылылыгы җитә) куегыз. Бик җылыда тотсагыз, аннары ачык җиргә утыртканда үсемлекләр чыдамый ала. Үсемлекләрне 15 майга кадәр фатирда үстерегез, аннары аларны түтәлгә утыртыгыз.
Фасоль, борчак, соя, арахис һ.б.
Фасоль, борчак, соя турыдан ачык җиргә утыртыла. Арахисны, помидор үстергән сыман, алдан үстерергә кирәк. Авыру һәм корткычлар таралуы аркасында алар бер урында 3–6 елдан да озаграк утыртылмаска тиеш.
| Төр | Утырту | Орлык җыю вакыты | ||
| вакыт | тирәнлек (см) | метод | ||
| Куаклы Фасоль (орлыкка) | 5.-6. | 5 | чокыр арасында 40×40 см ара | 7.-10. |
| Куаклы Фасоль (кузаклар) | 5.-7. | 5 | чокыр арасында 40×40 см ара | кузаклар 6.-10. |
| Уралган Фасоль | 5. | 6–8 | чокыр арасында 80×80 см ара | 8.-10. |
| Соя | 1.-5.5. | 4–5 | 40 см аралы рәтләргә, бер рәттә үсемлекләр арасы 5 см | 9.-10. |
| Арахис | алдан үстерергә (3.-4.), ачык җиргә (5.); яхшы уңыш өчен парник яки оранжерея кирәк, фатирда еш кына авырый | 2 | чокыр арасында 40×40 см ара, туфрак һавага бай булырга тиеш, чөнки чәчәк атудан соң кузаклары җиргә күмелә | 8.-9.(-12.) |
| Чечевица | 4.-5. | 4 | 25 см аралы рәтләргә, бер рәттә үсемлекләр арасы 5 см | 8.-9. |
- Агачлар һәм куаклар
Орлыкларны беръеллык үсемлекләр сыман чәчәләр. Бер генә аермасы бар. Туңудан курыкмаган төрләрнең орлыкларны өшеп алырга тиеш. Шуңа күрә суык мәэсир итсен өчен аларны март-апрельдә утыртып, бакчада яки тыш ягыннан тәрәза төбендә калдырыгыз.
Туңудан курыкмаган төрләрне (фатирда – акация, эвкалипт, протей, лавр) беръеллыклар кебек үк утыртыгыз, һәм аларны 20–25˚С температурада тотыгыз.
Утырту тирәнлеге орлык зурлыгыннан тора. Вак эвкалипт орлыкларын җир белән капламыйлар, ә бары тик бастырып кына куялар. Башка вак орлыкларны нечкә җир капламы белән каплыйлар. Зуррак орлыкларны (имән, зәйтүн) 3–5 см тирәнлеккә утырталар. Зур орлыкларны (каштан, чикләвек) 5–10 см тирәнлеккә утырталар.
««« Узган мәкалә: Гаҗәеп Вельвичия (Welwitschia mirabilis) – тере казылманы үстерегез
Чәршәмбе 4.11.2009 12:34 | Бастыру | Экзотик үсемлекләр
КПР клубы турында
Үсемлекләрне үрчетү һәм үстерү тәҗрибәсе белән бүлешегез. Моның турында мәкалә язып аны Ботаникс журналында туган телегездә языгыз! Күбрәк мәгълүмат алыр өчен безнең белән элемтәгә керегез.